СӘРХУШЛАНУ ф. Исерү, сәрхуш булу. Ничек кыюлыгы җиткәндер: бервакыт шулай да, үзен җиңеп, сәрхушланып кайткан әтисенең янына ук килеп утырды ул. Р.Низамиев. Яшәүләренең бөтен кызыгы – кайдан да булса, нәрсә дә булса табып исерү, сәрхушлану. Т.Миңнуллин Сәрхушлана башлау Сәрхушлану билгеләре беленү Сәрхушланып алу Тиз арада сәрхушлану. Ә ирләрнең күбесе инде сәрхушланып алганнар да, әйләнә тирәли утырып, берсеннән-берсе тозсызрак сүзләр әйтешә-әйтешә кәрт сугалар. Җ.Дәрзаман. Шактый сәрхушланып алгач, Акболыт Сарытаудагы бу дустына эч серләрен дә бушатып куйды. Р.Гарипов Сәрхушланып бетү Бөтенләй, тәмам сәрхушлану Сәрхушланып йөрү Озак сәрхушланган хәлдә булу. Шулай да аның эш вакытында «сәрхушланып» йөрүе берәүгә дә сер түгел. Җ.Дәрзаман Сәрхушланып китү Кайсыдыр бер моментта сәрхушлану |