СӘРХУШ с. фар. 1. Исергән, исерек. Болар тиз арада, күктән йолдыз чүпләү рухы белән әсәрләнеп йөргән сәрхуш галим-галимәләрне кысрыклап, институның «хөрмәтлеләре» рәтендә иң мактаулы урынны алачаклар, билгеле. Т.Галиуллин. Бу әлеге дә баягы сәрхуш Самат иде. З.Фәтхетдинов. Вилдан яңадан сәрхуш хәлдә күренгәли башлады. А.Шамов 2. и. мәгъ. Исерекбаш, исерткеч эчүгә бирелгән кеше. Төрмәдән кайткан араларында Мөнирҗанның ата сәрхуш булганлыгын онытып өлгермәгәннәр иде әле. Н.Әхмәдиев. Теге сәрхушларның кайсысыдыр ачылмаган шампан шешәсен кулыннан төшереп җибәргән, нәгъләт! З.Фәтхетдинов |