СӘРПИНКӘ и. к. сарпинка. Каршы сүз әйтере калмаганга күрә, Фатыйма: – Карале, карт, аннан ары болар, Казан хәтле Казаннан кайтып, буш кул белән килеп кергәннәр, димәсеннәр өчен, теге өч ак сәрпинкә яулык янындагы зәңгәрсу сатин яулыкка төреп, бер-икене генә булса да Гөлҗиһан сабыны да куймасак, әллә ничегрәк чыкмас микән ул? – диде. Ә.Гаффар |