СӘРМАЯ и. фар. 1) Берәр эшне башлап җибәрү өчен төп капитал, акча, төп мая. Кичен һәркем үз участогында булсын, сәрмая туплагыз, и вәссәлам... С.Рафиков

2) Гомумән, акча, сәмән. Эх, сәрмая җитәрлек булса, үзләрен кино-театрларга чакырыр идем. А.Расих. Журналны нәшер итү өчен сәрмая (средство) кирәк булганлыктан, бу әһәмиятле мәсьәләне вөҗүткә чыгаруны башлап җибәрергә сәрмая ягыннан көче җитәрлек булган Әхмәтгәрәй Хәсәниягә йөклиләр. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә