СӘРКАТИП и. фар.-гар. 1) иск. Дәүләт яки җәмәгать оешмасының яисә аерым кешенең гомуми язу-сызу эшләрен башкаручы; секретарь. Офис бүлмәсе. Рәсүл Идрисович уйга батып утыра. Телефоннан сәркатибенә эндәшә. А.Гәрәева

2) Җыелыш-утырышларда беркетмә язучы; секретарь. Рәшит исә тизрәк бу иптәшләренең йомышларын йомышлады да, сәркатибенә беркемне кертми торырга кушып, яңадан Фәнистән әле генә үткәрелгән «тәҗрибә» турында сораштырырга тотынды. Ш.Алпар

3) Берәр оешманың сайлап куелган җитәкчесе; секретарь. Шулай бервакытны «Ялкын» журналында җаваплы сәркатип урыны бушады. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә