СӘРДӘ и. фар. бот. Чатырчәчәклеләр семьялыгыннан гөмбәз сыман булып оешкан вак-вак ак чәчәкле, урманда үсә торган күпьеллык үлән; русчасы: сныть. Авыл халкы черегән бәрәңге (безнең якта аны «чирука» дип йөртәләр), алабута, сәрдә, балтырган ашап исән калган. Ә.Исхак. Түгәрәк күл читен әйләнеп узгач, сукмак сиздермәстән генә бер читкә борыла да, куе куакларга борынын төртеп, аю табаны, сәрдә, балтырган яфраклары астына яшеренә. Г.Сабитов. Куе агачлыкта үлән үсмәгән диярлек, ара-тирә аксыл сусыл сәрдәләр генә, кояш эзләп, төрле якка сузылганнар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә