СӘРВИ и. фар. бот. Кузаклылар семьялыгыннан күбесенчә мәңгеяшел, кайбер төрләре декоратив максат белән үстерелә торган куак яки вак агач; акация. Тимер рәшәткә буенда башлары тигез итеп кыркылган сәрви куаклары чәчәк атып утыра. Г.Әпсәләмов. Куе чаганлыктан мүкәләп үтәм дә, аяк очларына гына басып, сәрви куаклары артына посам. М.Галиев |