СӘНДЕРӘ и. 1) Авыл өендә түшәмнән түбәндәрәк тактадан ясалган ятак яки әйберләр кую урыны. Шәвәлинең эче һаман да әле вакыт-вакыт каты чурлый, ләкин сәндерәнең җаен аңлап алган Шәвәли мондый чакта борылып ята, шунда сәндерә тактасы шыгырдый, һәм эч чурлавы ишетелми кала иде. С.Рафиков. Кичләрен кәҗәләр кетердәтеп печән ашый (абзар башында әзрәк иске печән бар иде), кызы сәндерәдә җылы мичкә аркасын терәп йоклый, ә Һәдия кул эшләре тота. Г.Якупова 2) Вагон, пароход, казарма, төрмә һ.б.ш. җирләрдә стена буенда биек итеп ясалган йоклау урыны. Иң өске сәндерәдәге ике карт солдат кына, шинельләрен ябынып, тәрәзәгә карап баралар, гүя теге яктагы кара-зәңгәрлектән нидер шәйләргә тырышалар. Ф.Галиев. Солдат вагонының ике яртысына да икешәр кат сәндерәләр ясалган. М.Кәрим 3) Сарай, лапас кебек каралтыларда печән һ.б. мал азыгы саклау өчен, түбә астында такта яки киртәләрдән эшләнгән киң киштә. Әмма хуҗабикә буласы бу юан вә тупас зат алдан ук шарт куйды: – Мунчасын ягармын, ашарына пешерермен, әмма йоклавын лапас сәндерәсендә йоклар, җаен табар, сузылып ятар, беләм мин аларны. Ф.Яхин 4) Каланча кебек корылмаларның югарыда такта түшәп эшләнгән мәйданчыгы. [Скважина авариясе вакытында] бозлы су верховой сәндерәсенә кадәр күтәрелеп, кешеләрнең өсләренә явып торды. Ш.Бикчурин |