СӘНГА’ТЬЧӘ с. 1. Сәнгать таләпләренә, закончалыкларына җавап бирә торган. Мәсәлән, музыкада сәнгатьчә гомумиләштерүнең нигезен милли үзенчәлекле музыка теле тәшкил итә. К.Гыйззәтов. Картаймыш көнендә кешенең сәнгатьчә фикерләве йомшый, зәгыйфьләнә. А.Тимергалин

2. рәв. мәгъ. Сәнгать таләпләренә туры китереп. Шуңа күрә, сүзләргә музыка язылганда, аларның сәнгатьчә образлы булуларына һәм, барысыннан да бигрәк, эмоциональ көчлелек тудыра алуларына игътибар ителә. Җ.Фәйзи. Һәр ике шигырь сәнгатьчә эшләнгән, аңлаешлы, кайсы кемгә күбрәк ошый, бусы, бәлки, зәвык эшедер. С.Сөләйманова. Ул үгетләрен дә, мораль чисталыкка, сәяси сизгерлеккә өйрәтүен дә, артык нык сиздермичә, ләкин күңелгә мәңгегә сеңеп калырлык итеп сәнгатьчә тәкъдим итә белә. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә