СӘНГАТЬЛЕ с. 1. Сәнгать таләпләренә туры китерелгән; нәфис, матур, югары сыйфатлы. Менә шундыйлардан – педагогия училищелары өчен татар әдәбияты, сәнгатьле уку һәм татар балалар әдәбияты буенча программалар беренче басылып чыкты. А.Әхмәдуллин. Сәнгатьле сөйләм 2. рәв. мәгъ. Сәнгать таләпләренә туры килерлек итеп. Әйдә, сәнгатьле итеп укып күрсәт әле шигырьне. Р.Галиуллин |