СӘНГАТЬ и. гар. 1) Дөньяны эстетик танып белү, иҗтимагый аңның чынбарлыкны нәфис образлар аша чагылдыра торган формасы. Сәнгать – кешеләрнең рухи продукты һәм алар өчен рухи азык та. Философия 2) Чынбарлыкны нәфис образлар аша сурәтләү осталыгы. Анда борынгы майя һәм инк халыкларының гаҗәеп сәнгать әсәрләре, манаралары, калалары турында язылган иде. М.Маликова. Декадага әзерлек чорында киң массаның үзешчән активлыгы үсүе нигезендә, җыр сәнгате һичшиксез яңа күтәрелешкә ирешергә тиеш. Ә.Давыдов |