СӘНӘКЧЕ и. 1) Сәнәк белән эшләүчеләр. Кибән куючы сәнәкчеләр 2) тар. 1920 елның фераль-март айларында Идел-Урал төбәгендә крестьяннарның баш күтәрүендә катнашучы. Егерме беренче ел дәвамында тайга урманнарында хөкем кылып йөргән бандалар тар-мар ителгәч, кулак коткысына бирелеп фетнәчеләргә, сәнәкчеләргә кушылып киткән ярлы-ябага, байтак вакыт урманнарда качып-посып йөргәннән соң, берәм-берәм авылларына кайттылар да песием булып кына яши башладылар. Я.Зәнкиев. Комиссар Бородин сәнәкчеләр фетнәсенә каршы көрәштә алгы сафта була. С.Шакир |