СӘНӘКЛЕК с. 1. 1) Сәнәк ясау өчен билгеләнгән, сәнәккә яраклы булган. Кыштан хәзерләп, чатын чатка аерып тарттырып куйган егермеләп сәнәклек агачыбыз бар. Г.Галиев

2) Бер сәнәккә эләктереп күтәрә алырлык күләмдә булган. Күбә бер сәнәклек печән өемен белдерә. Т.Хәйретдинова. Ярый ла бөтен югалту өч төп бәрәңге я булмаса ике сәнәклек печәнгә генә кайтып калса, ә менә дәүләтләр арасында җир бүлешү сугышлар, канкоешлар да китереп чыгара. Шәһри Казан

2. и. мәгъ. Сәнәккә яраклы материал. Кара урманда сәнәклек япьле агач табалмыйм. Табышмак. Су буеннан сәнәклек алып кайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә