СӘНӘКЛЕ с. 1) Сәнәк тоткан, сәнәк белән коралланган. Ул, сәкедән кузгалып идән уртасына басты да, үрелә биреп, урамга – анда шаулаган күсәкле, сәнәкле мужиклар ягына карады. Г.Ибраһимов 2) Сәнәк тотып эшләнә торган. Сәнәкле эштә эшләү 3) тар. к. сәнәкче (2 мәгъ.). Фронтын айкадым, ачлыгын кичердем, сәнәклеләрнең фетнәсен бастыруда катнаштым. А.Расих |