СӘНӘК и. Озын сапка утыртылган тимер башы ике, өч яки аннан да күбрәк япьле, печән, салам, тирес һ.б.ш. нәрсәләрне өю, эләктереп күтәрү һ.б.ш.лар өчен хезмәт итә торган авыл хуҗалыгы коралы. Тиле Галиәхмәтнең кулында... агач саплы тимер сәнәк иде! Р.Низамиев. Менә хәзер дә ике япьле агач сәнәк белән печән тарата. Р.Мөхәммәдиев. Тырма, сәнәкләрен атып бәреп, кыз-кыркын да күләгәле якка тәгәрәде. И.Низамов

Сәнәк белән су сөзү Мәгънәсез, кирәкмәгән эш эшләү. Сәнәк күтәрү Сәнәк белән һөҗүм итү. Нәрсә дип мин бу эт мужиклар арасына килдем? --- Балта, сәнәк күтәрерләр дә кереп үтерерләр! [дип уйлады карчык]. Г.Ибраһимов. Сәнәккә күтәрү Сәнәк белән чәнчеп үтерү. Әле кичә берәү сөйләп торды: – Патшалары мәтәлеп төште инде, хәзер байларын тимер сәнәккә күтәрергә вакыт, – ди. И.Гази. Сәнәктән көрәк булу шелт. Гади халык арасыннан чыгып күтәрелгән мин-минлекле кешегә карата әйтелә. Сәнәктән көрәк булган, пумаладан куак булган. Әйтем. Кырык буын шәехләр нәселенә барып тоташа торган хикмәт ияләре дә, сәнәктән көрәк булган надан ертлачлар да яши Зәйтуганда. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә