СӘНӘГАТЬ и. гар. Халык хуҗалыгының җитештерү чараларын, куллану әйберләрен эшләп чыгара, чимал эшкәртү, җир асты байлыкларын табу белән шөгыльләнә торган тармагы. Оешмада катнашучыларның Советка каршы эшчәнлекләре сәнәгатькә (промышленность), авыл хуҗалыгына, мәдәнияткә зыян-зәүрәт салудан гыйбарәт. Р.Мостафин. Россиядә җирләр, белүебезчә, торак пункт җире, авыл хуҗалыгы, урман һәм су фонды, махсус сакланучы территория җире, запас җир, сәнәгать, транспорт җире кебек категорияләргә бүлеп йөртелә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә