СӘМУМ и. гар. Гарәбстан һәм Төньяк Африка чүлләрендә, давылдай башланып, тиз узып китә торган үтә коры, көчле кайнар җил. Яки өстегездән ком бураны, Көчле сәмум җиле истеме? Истеме?.. Һ.Такташ. Бу куыш безне зәһәр сәмумнан саклый алмаса да, баш өстендә түбә, ян-якларда стена булу ничектер тынычландыра иде. А.Тимергалин |