СӘМРУГ и. фар. 1) Фарсы мифологиясеннән төрки халыклар, шул исәптән татар фольклорына кергән зур, көчле һәм бик зур тизлек белән оча торган кош образы (күп очракта бәхет символы) 2) күч. Россия гербындагы ике башлы бөркет. Рәхим бай яшел-сары кәгазьгә машинка белән төшерелгән юлларны, кәгазьгә сугылган ике башлы сәмруг кош сурәтендәге мөһерне, бит тутырып куйган имзаларны күрде дә коелды да төште ---. М.Хәбибуллин ◊ Сәмруг кош к. сәмруг. Идел күпереннән ике башлы сәмруг кош сурәте мәтәлеп төшә, көчләп тагылган исем шундук телдән югала, халык аны Кызыл күпер дип атый башлый, чөнки, озак та үтми, күперне кызыл кан түгеп якларга туры килә. И.Низамов. Бер якларына ике башлы сәмруг кош сурәте төшерелгән. Г.Мөхәммәтшин |