СӘМАВИ с. гар. кит. 1) Күктән иңә торган. Кайда сәмави яктылык Берлә янган идеалымның Сихерле шәүләсе! Һ.Такташ. Сәмави китаплар

2) Күктәге, галәм киңлегендәге, шуңа хас. Бу соңгы сүзләр гүя әллә нинди сәмави бер аһәң, җазибәле бер нәфес белән сөйләнде. Ш.Камал. Юк, әлеге сүз тезмәсен шагыйрь үзе язмагандыр, бу сәгадәтле мизгелдә ул үзен оныткандыр, ниндидер сәмави көч аның тел коесына тылсымлы сулышын гына өргәндер кебек. М.Галиев

3) иск. күч. Хыялый, абстракт, чынбарлыктан аерылган; буш. Шигырь язмак белән шагыйль диләрме? Сәмави сүз! Халык аңлар микән соң? Г.Тукай

4) күч. Чиксез матур, күңелгә якын. [Шагыйрь – иректән мәхрүм чибәр кызга:] Кемгә соң ләззәт синең тавышың, сәмави сүзләрең? Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә