СӘЛПЕРӘЮ ф. 1) Искерү, тузу, таушалу яки башка сәбәптән бераз салынып төшү. Ишектән керүгә, ул гөрес итеп табуреткага утырды һәм читләре сәлперәеп төшкән фетр эшләпәсен салып, җилләнергә тотынды. Ә.Еники. [Гайзулла] Тамырлары кабарып торган кул аркасы белән сакалын сыйпаштырды, сәлперәйгән киез эшләпәсен күтәрә төшеп, җыерчыклы маңгаен ачыбрак куйды. М.Хәбибуллин. Хәтта аның сәлперәйгән җилкәне дә күләгә бирә торган чаршаудан башкага дәгъва итә алмый иде. А.Тимергалин 2) Шиңеп салынып төшү (үсемлек тур.). Алмагачларның яфраклары сәлперәеп төшкән. И.Гази. Шунда төшкән эзләр дә җәенкеләнеп саектылар, уртадан сәлперәеп салынган әрекмән яфрагына охшап калдылар. М.Хуҗин 3) Тән тиресе җыерчыкланып салынкылану, салынып тору. Шәмсүннең кәефе китте. Яңаклары, сәлперәеп, ике якка салынды. А.Вергазов. Йомшарткыч маскалар коры, сулган, җыерчыклы тиреләргә файдалы булса, күзәнәкле, сәлперәйгән, сулган тиреләргә үзләндерә торганнары кирәк була, андый маска күзәнәкләрне бөрештерә һәм җыерчыкларны бетерә. Матурлык нәрсәдә? 4) Чирләү, картаю аркасында хәлсезләнеп зәгыйфьләнү. Шәймәрдән бабай ул чакта сәлперәйгән карт булмаган әле. Л.Ихсанова 5) күч. Пассивлану, ихтыяр көче китү, төшенкелеккә бирелү, кәеф китү Сәлперәя бару Торган саен ныграк сәлперәю Сәлперәя башлау Сәлперәергә тотыну. Мондый битлек картая, сәлперәя башлаган тире өчен файдалы. Мәдәни җомга. Буявы уңып, сәлперәя башлаган яшькелт кофтасының җиң очлары инде берничә мәртәбә кайтарылып куелса да, беләкләренә таба салынып төшкән иңсәләре белән ул һаман да озын булып күренә. Безнең гәҗит Сәлперәя төшү Беркадәр, бераз сәлперәю Сәлперәеп бетү Бөтенләй, тәмам сәлперәю. Сәлперәеп беткән, бер аягы белән инде кабер бусагасына баскан карт белән карчык. Ә.Рәшит Сәлперәеп калу Ниндидер вакыйгадан, тәэсирдән соң сәлперәйгән хәлгә килү. Вил Садриевич йөрәк белән авыргалый иде. Теге хәлләрдән соң (анонимка) сәлперәеп калды. Х.Камалов Сәлперәеп китү Көтмәгәндә, кинәт сәлперәю Сәлперәеп тору Гел сәлперәйгән хәлдә булу. Шәлпек иреннәре, яше олыгаюына карамастан, һаман да шул килеш: чәй эчкәндә, стаканның яртысына диярлек җитеп сәлперәеп торалар. М.Хуҗин |