СӘЛЕНДЕРҮ ф. диал. к. салындыру. Әнә тегендә, өске сәндерәдән аякларын сәлендереп, чем-кара чәчле, чак кына сулга кыйшайган кылыч танаулы, какчарак яңаклы, егерме бишләр тирәсендәге чибәр ир утыра. М.Кәрим. Бер канатын сәлендереп, төлке-бүреләр белән сугышып йөри шунда... М.Хәбибуллин

Сәлендерә төшү Бераз сәлендерү; ныграк сәлендерү

Сәлендереп кую Тиз арада сәленгән хәлгә китерү. Тарантас эчендә күперелеп кызыл тышлы ястык ята, аның өстенә бизәкле келәм җәелгән, келәмнең бер очы артка, читән тышына сәлендереп куелган. М.Кәрим

Сәлендереп тору Әле, хәзер яки һәрвакыт, гел сәлендерү. Колакларындагы хәзерге заманның чулпысы кебек колак алкалары болай да зур колакларын басып, сәлендереп торалар. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә