СӘЛӘТСЕЗ с. 1) Сәләте (1 мәгъ.), осталыгы булмаган, булдыксыз, кабилиятсез. Сәләтсез сәнәк сындыра, көчсез көрәк сындыра, диләр. М.Насыйбуллин. Ул Камәрияне надан, сәләтсез кешегә исәпли һәм хатын-кызларның дәрәҗәсен үстерүдә аңа бернинди дә өмет багламый иде. М.Маликова 2) Билгеле мөмкинлеккә, үзлеккә ия булмаган. Әйтүләренә караганда, гомумән ул семья корырга сәләтсез, гермофродит. А.Расих. Җылыткан вакытта сахароза салынган пробиркада бернинди үзгәреш булмый, бу – сахарозаның кайтару реакцияләренә сәләтсез икәнен күрсәтә. Органик химия |