СӘЛӘТЛЕ с. 1) Берәр нәрсәгә сәләте (1 мәгъ.) булган, булдыклы, кабилиятле. Шуңар күрә дә Батыр алдынгылар рәтеннән төшеп үк калмаса да, зирәк, үткен, сәләтле малай булуына карамастан, иң беренче укучы булып бара алмый иде. М.Әмир. Сәләтле шәкертенең һәр уңышына фрау балаларча куана, аңа карап, Азат та ихластан елмая... А.Тимергалин

2) Нәрсә дә булса эшли ала торган; билгеле бер мөмкинлеккә ия булган. Гомумән сабыр табигатьле, беркайчан да күтәрелеп бәрелми торган Хөсәенне мондый кискен сүзләр әйтергә сәләтледер дип һич тә уйламый иде Җәгъфәр. А.Расих. Кем кулына мылтык тотарга сәләтле, иртәнге алтыга шушы урынга җыелырга. Я.Зәнкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә