СӘЛӘТ и. гар. 1) Кешенең тумыштан ук килә торган нәрсәне дә булса булдыру, яхшы эшләү, башкара алу осталыгы; кабилият, талантлылык. Ходай минем бармакларга сәләт бирсә, аңа карурман кураедай моңлы тавыш биргән. Ш.Маннур. Укырга сәләтем булганга, абыстай мине ир балалар мәктәбенә бирергә киңәш иткән икән. Н.Сәфәрев. Табигать Садыйкка моңлы тавыш, музыкага сәләт бирә, җыр аның юанычы була. С.Шакир 2) Нинди дә булса гамәл үтәү мөмкинлеге, сыйфаты, үзлеге, хәле; шулай ук нинди дә булса гамәлне үти алу. Айсетдинне күргәч, ул бер мәлгә уйлау сәләтен дә югалтты. Я.Зәнкиев. Органик матдәләрдә галоген атомнары ковалент бәйләнеш белән бәйләнгәннәр, ягъни алар ионлашу сәләтенә ия түгел ---. Органик химия |