СӘЛӘМӘЛӘНҮ ф. 1) Нык тузып, сизрәп, ерткаланып бетү, сәләмәгә (1 мәгъ.) әйләнү. Өстендәге киемнәре сәләмәләнгән, сакал-мыеклары да күптән кырылмаган. Г.Гыйльманов 2) Сәләмәгә (2 мәгъ.), сәләмә киемлегә әйләнү Сәләмәләнә бару Торган саен ныграк сәләмәләнү Сәләмәләнә башлау Сәләмәләнүгә таба йөз тоту. Җәй, кыш булуга карамастан, сәләмәләнә башлаган сары дуплы туннан гына йөри, иске бүреген генә басып кия. Г.Толымбай Сәләмәләнә төшү Беркадәр, бераз сәләмәләнү; тагын да ныграк сәләмәләнү. Тоткын балалар элеккегә караганда да сәләмәләнә төшкәннәр, кыйналудан йөзләре, күз төпләре күгәргән иде. А.Әхмәт Сәләмәләнеп бару Әкренләп сәләмәләнү Сәләмәләнеп бетү Тәмам, ахырына кадәр сәләмәләнү. [Сара:] Агачтан агачка сугылып, мин хәлдән тайдым... Мине куркыныч җанварлар куды... Әнә сәләмәләнеп беткәнмен. Ф.Бурнаш Сәләмәләнеп калу Берәр вакыйгадан, эштән соң сәләмәләнгән хәлгә килү Сәләмәләнеп килү Күренерлек сәләмәләнү |