СӘЛӘМӘ с. 1. 1) Нык тузган, искергән, ерткаланып, тишкәләнеп беткән; алама (гадәттә, кием тур.). Йорты сәләмә, яңасына нигез дә салмаган иде. Н.Гыйматдинова. Аркаларына киндер капчык аскан сәләмә киемле ирләр, балалар, хатын-кызлар, авылларын ташлап, чит җирләргә китеп баралар. М.Латыйфуллин 2) Шундый киемле. Йөзеннән нур качкан, начар киемле, сәләмә кешеләргә станция, пристань тирәсендә милиция-фәләннәрнең шикләнеп карауларын һәм эзәрлекләүләрен уйлап алды Исхак. С.Рафиков 2. и. мәгъ. 1) Ертык-тишек, искергән, тузган кием. --- малайлар гына бер-ике тапкыр Башкорт янына килеп, аның сәләмәгә төренгән гәүдәсенә карап тордылар да, искитәрлек нәрсә тапмыйча, теш арасыннан эре генә черт итеп төкереп, үз юлларына китеп бардылар. Р.Зәйдулла. Ул, муллалар чыгып китүгә, сәкедә, сәләмәләргә төренеп, баладан соң авырып яткан Варвара түтәйнең яшьле күзләренә карый. В.Нуруллин 2) Нык тузган, искереп беткән әйбер. Бу арба сәләмәсен ватып ягарга кул бармый иде. Г.Гобәй 3) Искергән, тузган әйбердән аерылып торган кисәкләрнең берсе. Хәерче, сәләмәләре җилфердәп торган иске киемле карт булу өстенә, аксак та иде. А.Әхмәт 4) күч. Ниндидер зур, күләмле нәрсәнең вак-вак аерым кисәкләре. Күк йөзе тәмам ачылган, анда-санда болыт сәләмәләре генә күренә, һәм аларның шәүләсе чөгендер өеменә чүмәшкән егетнең йөзенә төшкән иде. Р.Зәйдулла |