СӘЛАМЛӘ’Ү ф. 1) Исәнләшү сүзләрен әйтеп яки ишарәләр белән мөрәҗәгать итү, күрешү. Иң әүвәл ул кулын күкрәгенә кушырып – йорт иясен, аннары гына илчеләрне сәламләде. Р.Зәйдулла. – Хәерле кич! – дип сәламләде ул [Сөләйманов] бүлмәдә җыелган кешеләрне. Ф.Галиев

2) Тәбрикләү, котлау. Һәммә тәбрикләргә каршы: – Юк, сез мине сәламләмәгез, мине тәбрик итмәгез!.. Сезгә мин җырламыйм, --- Гөлбикә моңлана...– диясем килә иде. Г.Ибраһимов

Сәламләп калу Сәламләргә өлгерү. Бер сүз дә куша алмыйча, бары тик күз карашым белән генә сәламләп калдым мин аны. Ш.Маннур

Сәламләп тору Хәзер сәламләү, сәламләү белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә