СӘЛАМӘТЛӘНҮ ф. Савыгу, тазару. Тазарып, сәламәтләнеп, август башы җитеп, Петербургка кайткач, Шәмсинең урынсыз калганлыгы беленде. Г.Исхакый. – Йокы тизрәк сәламәтләнергә ярдәм итә ул, – дип, врач чыгып китте. В.Нуруллин Сәламәтләнә бару Торган саен, көннән-көн сәламәтләнү Сәламәтләнә башлау Сәламәтләнүгә таба йөз тоту. Дүртенче тапкыр яраланган бу командир бик авырлык белән генә сәламәтләнә башлый. С.Шакир Сәламәтләнә төшү Беркадәр сәламәтләнү Сәламәтләнеп бару Аз-азлап сәламәтләнү Сәламәтләнеп җитү Тулысынча сәламәтләнү Сәламәтләнеп килү Сәламәтләнүгә таба бару Сәламәтләнеп китү Тиз арада сәламәтләнү |