СӘЛАМӘТЛӘНДЕРҮ ф. 1) Савыктыру, сәламәт итү. Бу яшь галим аз заманда шөһрәте илә дөньяны тотты, һәр җирдә ул галимнең падишаһны бик каты авырып яткан җиреннән сәламәтләндергәне сөйләнә иде. Г.Тукай. Мине сәламәтләндер, шифа бир, аякларымны, гомумән, бөтен гәүдәмне терелтсәң иде. Идел 2) күч. Тәртипкә салырга, нормаль хәлгә кертергә, яхшыртырга. Вазгыятьне сәламәтләндерү Сәламәтләндерә бару Торган саен сәламәтләндерү Сәламәтләндерә башлау Сәламәтләндерү билгеләре сизелү Сәламәтләндерә төшү Беркадәр сәламәтләндерү Сәламәтләндереп бару Аз-азлап сәламәтләндерү Сәламәтләндереп җибәрү Кинәт сәламәтләндерү. Иптәше ышанып әйткән сер аны ничектер ныгытып, сәламәтләндереп җибәргәндәй булды. Г.Әпсәләмов Сәламәтләндереп килү Күптәннән бирле сәламәтләндерү Сәламәтләндереп китү Тиз арада сәламәтләндерү |