СӘЛАМӘТ с. гар. 1) Таза-сау, исән, чирле түгел. Сыер исән-сау, таза, сәламәт, ел саен бер бозау алып кайтып бирә. Я.Зәнкиев. Ана сөтен озак имгән бала сәламәт, таза бәдәнле, озын гомерле була. Э.Шәрифуллина

2) күч. Дөрес, файдалы, урынлы, тиешле дәрәҗәдә булган. Ул – нык характерлы тынгысыз җан, иҗатта сәламәт атмосфера саклаучы, тирән фикерле, таләпчән, сүзнең кадерен белүче. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә