СӘЛАМ и. гар. Күрешкәндә яки хат язганда, дуслык, яхшы теләк һ.б.ш. хисләрне белдерә торган нәзакәт сүзе. Татарчалап биргән сәламемә генә ни сәбәпледер җавап бирми һаман. Р.Мөхәммәдиев. Шулай бәргәләнеп йөргәндә, аның янына Мөхәммәт Уразаев килеп керде. Сәлам алыштылар. Я.Зәнкиев. Иптәшләрегезгә рус туганнарының кайнар сәламен тапшырыгыз... Ә.Давыдов

Сәлам әйтү Исәнләшү сүзләрен җиткерү, тапшыру. Сәлам бирү к. сәламләү. Харис, башындагы киез эшләпәсен салып, һөнәрчеләргә сәлам бирде. М.Латыйфуллин. Кычкырып сәлам бирәләр, зурлап күрешәләр. Х.Ибраһим. Барысы да сандугачка сәлам биргәннәр. Р.Хафизова. Сәлам кайтару к. сәламне алу. Сәламне алу Сәламгә, исәнләшү сүзенә җавап кайтару. Шәмгун карт, гадәтенчә, ишекне киң итеп ачкач, әдәп өчен рөхсәт сорап, сәлам биреп керде. Өстәл янындагылар, аның тавышын ишетеп, күтәрелеп карадылар, сәламен алдылар. А.Шамов. Сәлам хаты Исәнлек-саулык турында гына, кыскача гына язылган хат. – Тәмле үлән чәе белән сыйлап җибәрсәк, икенче килгәндә безгә берәр өчпочмаклы сәлам хаты калдырып китмәсме? – дип, әбием мине почта ташучы апайны каршы алырга йөгертте. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә