СӘКЕ и. 1) Элекке авыл өендә идәннән ярты метр чамасы биеклектә калын такталардан җәеп эшләнгән, гадәттә бөтен түрне алып торган утыру-яту урыны. Сәкесе булмаганга, тәрәзәсе бик биек иде; үзе бер генә кат булганга, бертуктамаенча суык агып тора иде. Г.Исхакый. Ике якта киң сәкеләр, уртадагы гади керосин мичкәсеннән ясалган мичтә каен утыны дөрләп яна. Г.Әпсәләмов 2) Шул җиһазга охшатып эшләнгән төрле утыру-яту урыны; нар. Вагон сәкесе. Казарма сәкесе 3) диал. Үлчәү берәмлеге: өстәлгә җәеп киптерелгән җиләк-җимеш кагы күләме. Ике сәке алма кагы әзерләү 4) диал. иск. Киндер сугу станы |