СӘЙРАНЛЫК и. 1) Күңеллелек, рәхәтлек, хозурлык; һавада күңел ачу. Салкынча сәйранлык, яшеллек, муллык эчендә Шаһмара талгын бер ләззәт кичерә иде. Р.Батулла 2) Сәйран итә, күңел ача торган урын. Бер адәм үзенең сәйранлыкта гизгәнене күрсә – мәшьүм [шомлы] төштер: сәфәр чыгар вә күп мәшәкатьләргә грифтар булыр. Садака бирмәк тиештер. Ф.Әмирхан |