СӘЙРАН и. иск. гар. 1. Ачык һавада йөрү, һавага чыгып ял итү; гизү. Падиша әйтә: – Әллә кайчаннан бирле кәрван үткәне юк, кәрван очрамасмы икән дип, сәйранга чыккан идек, – ди. Әкият. Кичләрен ул җәяүле сәйранга чыгарга ярата. А.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Рәхәт, күңелле, хозур; иркен. [Казахстанның] сәйран далаларын Алыштырды шулай таш таулар. Шул тауларда, ахры, уяндылар Иҗат серен аңлый башлаулар! Н.Арслан |