СӘЙЛӘН и. гар. 1. Муенсага, калфакка тезеп чигү һ.б.ш. бизәнү әйберләре ясау өчен кулланыла торган, уртасы тишекле вак пыяла төймәчек. Укалап һәм сәйлән ташы тезеп чигелгән түбәтәен киеп кергән Ак бабай күз тидерерлек дәрәҗәдә ягымлы, мөлаем, якты иде. Г.Гыйльманов. Еш кына җеп белән беррәттән энҗе, сәйлән кулланыла. Татар чигүе 2. с. мәгъ. Шушы материалдан ясалган. Сәйлән муенса |