СӘҖДӘ’ КЫЛУ ф. 1) Йөз белән җиргә каплану

2) дини Намазда тезләнеп һәм учларга таянып, маңгай белән җиргә тию. Гали бакты, күрде бер тимер капуг, Сәҗдә кылды, Тәңрегә кылды тапут. Кисекбаш китабы. Бушка китте күп минем Елап кылган сәҗдәләр. Һ.Такташ. Нинди уйга чумдың әле, Әй, газиз кәгъбәм минем. Менә тагын яныңа мин Сәҗдә кылырга килдем. Г.Морат

3) Кемне яки нәрсәне дә булса чиксез олылау, табынырлык дәрәҗәгә кую. Табындым, сәҗдә кыйлдым мин сөйгән җанашның алдында, Өмид иттем вә курктым да, кызардым һәм оялдым да. Г.Тукай. Матурлык алдында сәҗдә итү – көферлек! Соң, илаһым, алай булгач, безгә ник мондый җан бирдең? Ник безне туң йөрәк, тупас күңел итеп яратмадың? Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә