СӘҖДӘ и. гар. 1) Йөз белән җиргә капланып иелү хәрәкәте. Инде бар җан дөньям егылды Сиңа Моңсу бер бакча Сәҗдәгә – Кояш, Ай, Җир дә... Р.Гаташ 2) дини Гадәттә намазда маңгайны, учларны, тезләрне һәм аяк бармакларын җиргә тидереп тору хәле. Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан? Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан? Кемнәр сине, намаз диеп, сәҗдә диеп, Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан? Г.Тукай. --- Бервакыт сәҗдәгә китүебез булды, мулланың: «Нишлисең, Хуҗа?!» – дип кычкырып җибәрүе булды. Аны бу ахмак арттан чабуыннан тарткан икән. Н.Исәнбәт |