СӘЕРСЕНҮ ф. Бераз гаҗәпсенү, әсәрләнү. Дөресен әйткәндә, бу укымышлы кыяфәтле, эре сөякле кеше Яковны шактый сәерсенеп, хәтта күңелсезләнә төшеп каршылады. А.Расих. Сәйдә җиңги бу сорауны аңлап җитмәү сәбәпле, райком секретарена бераз сәерсенеп карады. С.Рафиков Сәерсенә төшү Беркадәр сәерсенү Сәерсенеп калу Берәр гамәлдән, эштән соң сәерсенү. Төпчек уллары Рәмзи өйләрендәге галәмәт хәлгә --- үтә гаҗәпсенеп һәм сәерсенеп калган иде. Э.Касыймов. Әмма тегеләре кинәт сәерсенеп калдылар: серле Коръән сүрәсенең бик тә гади сүзләрдән торуы шикләндергән иде аларны. Җ.Рәхимов Сәерсенеп кую Бераз сәерсенү. Ул тагын юлга чыкты, мотоциклның ерак та китми кире борылуын күреп, бер мәлгә сәерсенеп куйды. М.Маликова Сәерсенеп тору Сәерсенгән хәлдә булу. Ә без, малайлар, бу хәлгә бераз сәерсенеп тордык та, берни булмагандай, яңадан уеныбызны дәвам иттек. В.Нуруллин Сәерсенеп утыру Әле, хәзерге вакытта сәерсенгән хәлдә булу |