СӘЕРЛЕК и. 1) Сәер булу. Шунысын әйтә алам: әдәби китаплар укый башлагач, Галимҗан Ибраһимов телен мин, бернинди сәерлек күрмичә, нәкъ безнең үз өебез теле кебек кабул иттем. М.Әмир. Сәер чорның сәерлеге – Үзе зур тамаша. Б.Ибраһим

2) Сәер кыланыш, сәер эш. Тик нишлисең, кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың дигәндәй, яратырга туры килә аларны, шул килеш, бөтен сәерлекләре белән яратырга туры килә. Э.Шәрифуллина. Дөрес, әкият ярату әллә ни сәерлек түгел түгелен. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә