СӘЕРЛӘНҮ ф. 1) Сәергә әйләнү. Шуннан соң Хәлидә отыры сәерләнде. Н.Гыйматдинова

2) Җиңелчә гаҗәпсенү, әсәрләнү. Зөһрә ханым сәерләнеп иңбашларын җыерып куйды: – Аңламыйм мин сезне... Ә.Еники

Сәерләнә бару Торган саен, көннән-көн ныграк сәерләнү

Сәерләнә төшү Бераз сәерләнү

Сәерләнеп алу Кыска вакыт эчендә сәерләнгән хәл кичерү

Сәерләнеп йөрү Гел сәерләнү; озак вакыт сәерләнү. Зәңгәр күзле ат күреп сәерләнеп йөрде ул соңгы көннәрдә. З.Хөснетдинов

Сәерләнеп калу Билгеле бер хәлдән, вакыйгадан соң сәерләнгән хәлгә килү

Сәерләнеп китү Соңгы арада кинәт сәерләнү. Ишектән мин күренгәч тә, ул сәерләнеп китте. Х.Кәрим

Сәерләнеп кую Кинәттән генә сәерләнү

Сәерләнеп тору Әле, хәзер сәерләнү. [Сәрбиҗамал:] Бу нишләп килми икән инде? --- Бик йөрәкләрем дә сәерләнеп тора. Әллә берәр эш буламы, югыйсә бу кадәр күңелемә һичбер вакытта курку төшкәне юк иде. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә