СӘЕД и. гар. 1) иск. дини к. сәет. Әйтик, халык телендә Бөек Болгар иле, аның башкалалары, ил башында торган ханнары, ханбикәләре, әмирләре, сәедләре --- турында татар халык иҗатында әле хәзер дә бихисап риваять-легендалар йөри. Татар халык иҗаты 2) Әфәнде. Сәед бине Әнәс: «Сез сәед, мин Әнәс улы», – диде. К.Насыйри 3) тар. Казан ханлыгында төп дин башлыгы. Илдә ханнан соң икенче урында торган кеше ислам дине башлыгы – сәед булган. Ф.Бәйрәмова |