СӘДӘФ и. гар. 1. 1) Бизәнү әйберләре, төймәләр һ.б.ш. ясауга китә торган материал, перламутр (гадәттә, бака кабыгының матур төс биреп тора торган эчке катламы)

2) Киемнең ике чабуын, изүнең ике ягын, җиң беләзеген һ.б. эләктереп тоту өчен хезмәт итә торган, гадәттә яссы түгәрәктән гыйбарәт эләктергеч; төймә. Аның башында кокардалы фуражка, өстендә ялтыравыклы сәдәфләр тагылган хәрби кием. М.Латыйфуллин. Яшел өчпочмакны хәтерләткән шалаш эченнән, чалбар сәдәфләрен төймәли-төймәли, Гайнулла абый чыгып килә иде. Р.Низамиев

3) Таблетка, түгәрәк формасындагы берәр нәрсә. Әйтик, төш алдыннан тамак ялгап алырга дигән ризыклары боларның бармак очы кадәрле ике-өч сәдәфтән гыйбарәт. А.Хәсәнов. Оркыя ханым бер сәдәф баш даруы капты һәм болай да ялтырап торган бүлмә идәннәрен җыештырырга, юеш чүпрәк белән шкаф-өстәлләрне сөрткәләргә кереште. Ф.Латыйпов

2. Сәдәфтән (1 мәгъ.) ясалган, шуны катнаштырып эшләнгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә