СӘДӘП и. сөйл. к. сәдәф (2, 3 мәгъ.). Ильяс тәкъдиме белән хуҗа апа авыл советына хәзер үк барырга тиеш булды: председательне куып җитү нияте белән, ашыгыч киенеп, сәдәпләрен каптыра-каптыра, алар артыннан китте. Ә.Баян. Үзенең гаҗәпләнүенә каршы, Гафур Хөсәен янында Газизне һәм киң җилкәле, каракучкыл йөзле, бөркет сурәтләре ябыштырылган сәдәпләре ялтырап торган студент тужуркасы кигән яшүсмерне очратты. Г.Шәрипова 2. с. мәгъ. Сәдәфтән (1 мәгъ.) ясалган, шуны катнаштырып эшләнгән. Тонык фотографиядәге хатын-кызлар төркеме дә һәм, алар белән янәшә, сәдәп кабырчыклар белән бизәлгән рам эчендәге Хәсән портреты да җанлы кебек күренәләр. К.Нәҗми |