СӘГАТЬЛЕ с. 1) Нормасы, вакыт дәвамы билгеләнгән; сәгатьләр белән исәпләнә торган. Монда сиңа завод түгел, сәгатьле эш түгел. Н.Фәттах. Безнең сәгатьле эш түгел бит, иҗат белән янасың. Көндез – репетиция, кич – сәхнә. Т.Нәҗмиев 2) Сәгате булган. Берәүгә дә сүз кушмыйча гына кепкасын салып, сәгатьле стена буенда торган өстәл өстенә ташлады да, кесәсеннән эре-эре шакмаклы яулык чыгарып, маңгай тирләрен сөртте. М.Әмир. Приборның иңен, буен күрсәтә, уртасына сәгатьле манара куеп, иң өскә канатларын җәйгән каракош утыртырга куша. И.Нуруллин |