СӘГАТЬЛӘ’РЧӘ рәв. Озак, берничә сәгать буена. Бер эш яки бер сүзне аңламый, аз гына ялгыш селкенү яки берәр офицерга честь бирергә өлгерә алмый калу кебек эшләр өчен сәгатьләрчә мылтык күтәреп тору кебек җәзалар [булды]. М.Гафури. [Көзге алдында] сәгатьләрчә ләззәтләнә иде [кыз]. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә