СӘГАТЬЛӘП рәв. 1) Бер яки берничә сәгать чамасы. Район үзәгеннән килеп җиткәнче, тагын берәр сәгатьләп вакыт узар әле. Җ.Дәрзаман. Ләкин бер сәгатьләп вакыт узгач, ашаучылардан бушап калган савыт-сабаларны юып торган чакта, тиктомалдан гына үзалдына үзе директорга биргән җавабын кабатлап куйды. М.Әмир 2) Нормаланган вакыт белән, сәгатьләр белән билгеләп. Бездә сәгатьләп эшләү каралган, акчасы да чыдарлык, сөйләшеп карыйм әле. Татарстан яшьләре 3) күч. Тиешле яки фаразланган вакытыннан күпкә тизрәк, бик тиз. Сугыш кешеләрне еллап түгел, сәгатьләп, минутлап картайтты. Н.Дәүли. Мөхәммәт Уразаевның абруе көнләп түгел, сәгатьләп үсә торды. Я.Зәнкиев |