СӘГАТЬ и. гар. 1) Тәүлекнең егерме дүрттән беренә – алтмыш минутка тигез вакыт үлчәү берәмлеге. Бер-ике сәгать эчендә капчыкларыбызны тутырып, әйләнеп тә кайттык. М.Әмир. Гомерләре нибарысы ике-өч сәгать чамасы гына. Я.Зәнкиев. Ярты сәгать тә узмагандыр, без тау итәгенә барып җиттек. Н.Сәфәрев

2) Тәүлек эчендәге вакытны үлчәү әсбабы. Стенадагы зур сәгать, өй эчен яңгыратып, унны сукты. А.Расих. Ул сәгатенә карап алды. З.Хәким. Аяклы зур сәгатьнең ялтыратылган җиз теле һәм авыр герләрендә ут нурлары чагыла. Ә.Гаффар

3) Көн уртасыннан яки төн уртасыннан исәпләп кителә торган, алтмыш минутлык вакыт үлчәме. Каланча төнге сәгать уникене сукты. И.Туктар. Ләкин ул әле өйдә юк иде. Күршеләренә, кичке сәгать унберләрдә генә кайтам, дигән. З.Фәхретдинов

4) Лекция, дәрес һ.б. берәр эшкә билгеләнгән вакыт арасы. Миңнурый куе эңгер-меңгерне ертып юлга чыгып китте, туп-туры НКВДга кагылды: эш сәгатен иртә бетереп, начальниклар кайтып киткән булып чыкты. Я.Зәнкиев. Бүген дә көндезге аштан соң, авыруларның йокы сәгате үткәч, карт врач Гыймазовка Әгълам Саттаров янына керергә рөхсәт бирде. С.Рафиков

5) Кайбер һөнәрләрдә эш өчен түләгәндә, белгечнең профессиональ сыйфатларын билгеләгәндә һ.б.ш.ларда исәпкә алына торган вакыт берәмлеге. [Аны] Сәгатьләрен кисеп, мәктәптән китәргә мәҗбүр итәргә тырышалар икән. А.Хәсәнов

6) Аергыч сүздән соң килеп, «вакыт, чак, момент, срок» дигән мәгънәне белдерә. «Уразаевның актык сәгате җитте!» дип уйлады куян йөрәкле мөгаллим һәм, куркыныч урыннан ераграк китәр өчен, томырылып чаба башлады. Я.Зәнкиев. Менә ул --- тәҗрибәле өлкән апаларча иттереп әйтә салды: – Инде бәхетле сәгатьләрдә кайтып төшүләрең булсын! Э.Касыймов

Сәгате белән Бик тиз. Гайбәт сәгате белән шәһәрне каплый. Г.Ибраһимов. Сәгате-минуты белән Шунда ук, тиз арада. Хәбәр, әлбәттә, сәгате-минуты белән авылга таралып өлгерде. Я.Зәнкиев. Сәгате-минуты белән ишәя барган шәрә болачылар алае борынгы кыргый кешеләрнең торлагын хәтерләтә иде. Җ.Рәхимов. Ике биек тау сыртының уртасына утырган һәм инде галәмәт зурайган бу заводның төтенен Агыйдел буйлап искән җил бүген дә сәгате-минуты белән читкә алып китә. В.Имамов. Сәгать сугу 1) Берәр вакыйганың, хәлнең булуына, берәр эшне эшләргә тарихи һ.б. шартлар өлгерү. Ияк кагып кына исәнләштеләр, күзләр тышка – сәгате сукса да, һаман яктыра алмаган көнгә текәлде. Я.Зәнкиев; 2) Яшәү чоры бетү, үлү, һәлак булу, вакыты җитү. [Ризван Рухы:] Җир йөзендә соңгы сәгатең сукканчы, без сине сакларбыз. Ә.Гаязов. [Нурали:] Хәнҗәрдән котылдың, сынган канат урынына башка терәк таптың! Тик барыбер минем үчтән котыла алмадың. Сәгатең сукты! Төш тәхеттән! Төш! М.Маликова. Сәгать эчендә к. сәгате белән. Таратып җибәргәч, көтү сәгать эчендә әллә ничә дисәтинә җирне иңләп ала. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә