СӘГАДӘТ и. гар. кит. Бәхет, рәхәтлек, уңыш. Ул кызының бәхете өчен никадәр корбаннар кылып, никадәр акчалар бетереп, көчләр сарыф кылып, кызым сәгадәткә ирешә дигәндә генә, эшнең болай булуына разый була алмады ---. Г.Исхакый. – Һомай кошы бу, – диде бераздан әткәй. – Күптән безнең якларда күренгәне юк иде. Сәгадәт билгесе, бәхет китерә ул. Ф.Яхин |