СӘВЕР и. гар. 1) иск. Апрель ае. Чөнки сәвердә болыннар чирәмгә төренеп, лаләләр чәчәк ата. Шуңа күрә мин дә: – Их, тизрәк яз килеп, сәвер яңгыры яусын иде!.. – дип ычкындырдым. Н.Сәфәрев. Әле сәвер аенда да күлләрдә боз була, кистереп ява. Т.Нәбиуллин 2) астр. Орионнан төньяк-көнбатышта, Җәүза һәм Хәмәл йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы; Үгезбозау. Яна, балкый Сәвер йолдызлыгы, дөнья буйлап оча күбәләк! Р.Әхмәтҗанов |