СӘБӘПЧЕ и. 1) Берәр хәлнең килеп чыгуы өчен җаваплы кеше, шуның аркасында нидер булган зат. Чөнки нәкъ менә Мөхәммәд галәйһиссәләм, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, шул авыр вакытларда кешелек тормышының алга таба дәвам итеп китә алуына сәбәпче була. Мөселман гаиләсе календаре 2) сөйл. к. сәбәп (3 мәгъ.). Әҗәленә дә шул риясызлыгы сәбәпче булган. Э.Шәрифуллина. Ут-күз чыгуга күбесенчә көл астында посып калган күмер яисә сиздерми генә пыскып яткан кисәү сәбәпче була. М.Насыйбуллин. Әйтерсең лә аларның бу очрашуларына шушы чәчәкләр генә сәбәпче булган. К.Тимбикова |